Пятница, 10 июля 2026 10:03

Мөселманнарга бокс карарга ярыймы?

Алмаз хәзрәт Сафин, «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы:

– Буш вакытта спорт ярышларын, шул исәптән бокс ярышларын да карарга ярый. Ә менә хатын-кызлар катнаша торган бокс ярышларын карарга ярамый, чөнки аларның гаурәт урыннары капланмаган була. Ислам динендә чит кешенең гаурәт урыннарына карау рөхсәт ителми. Хатын-кызның йөзеннән һәм кул чугыннан кала бөтен гәүдәсе гаурәт санала. Ә ир-атның гаурәт урыны – кендектән алып тезгә хәтле булган тәннең өлеше.