Среда, 26 августа 2026 06:52

Заводта һәлак булучылар саны җидегә җиткән, тагын тугыз кешенең язмышы билгесез

Амур газ-химия комбинатында һәлак булучылар саны җидегә җиткән. Бу хакта “РИА Новости” предприятиенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Моңа кадәр, янгында 131 кешегә зыян килгән, Кытайдан бер кеше – подряд оешмасы хезмәткәре һәлак булган, дип хәбәр ителгән иде. “Коткару-эзләү эшләре барышында Кытайдан дүрт кешенең – подряд оешмасы хезмәткәрләренең мәетләре табылды. Шул рәвешле җиде кешенең һәлак булуы расланды”, – дип хәбәр иткәннәр предприятиедән.

36 кеше төрлечә җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. 116 кеше киселү-бәрелү сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән – боларына хастаханәгә озату таләп ителмәгән. Тагын 9 кешенең язмышы билгесез булып кала. Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен махсус комиссия булдырылган.