Четверг, 20 августа 2026 09:01

«Әгәр шулай яшәмәсәң, яшәвең кемгә хаҗәт?!» – Роберт Миңнуллин музеена бер сәфәр

«Әгәр шулай яшәмәсәң, яшәвең кемгә хаҗәт?!» – Роберт Миңнуллин музеена бер сәфәр

Роберт Миңнуллин гомеренең соңгы елларында туган авылына китапханә бүләк итеп калдырган. Авылның киләчәгенә өметне киметә торган факт – биредә мәктәп юклыгын (хәтта башлангыч мәктәп тә) аңласа да, туган авылында музеен ясап һәм шул ук бинада китапханә ачып киткән. Сүзем Роберт Миңнуллинның Шәммәт авылындагы музее турында.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның музее моннан ике ел элек ачылган иде, мин анда беренче мәртәбә быел булдым – әлеге мөмкинлекне тудырган өчен Роберт Миңнуллинның энесе, филология фәннәре докторы Ким Мөгаллим улы Миңнуллинга рәхмәт.

ххх

Татарстанда язучыларыбызның әдәби музейлары әллә ни күп булмаса да, бар. Аларның бер өлеше язучы истәлегенә аның иҗатын сөюче активистлар яки варислары ярдәмендә оештырылса (Баулыда – Фәнис Яруллинның, Казан мәктәбендә Нурихан Фәттахның, Арча районының авылында Гариф Ахуновның, Мөхәммәт Мәһдиев музее һ.б.), үзләренең шәхси музейларын булдыруда үзләре актив катнашкан язучылар бар: Азнакайның 1 нче гимназиясендә — Марсель Галиевнең, Балык Бистәсе районының Балтач авылында — Равил Фәйзуллинның, Илеш районының Шәммәт авылында Роберт Миңнуллинның иҗади музейлары эшли. Болар барысы да шәхеснең үз инициативасы белән төзелгән музейлар һәм аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар.

Шуннан башлыйм әле: миңа калса, иң мөһиме, исән чагында Роберт Миңнуллин үзе һәм аның туганнары, ул музейны Казан мәктәпләренең берсендә генә ачып куймыйча (анысы иң җиңел юл булыр иде һәм шушы җиңел юлдан китүче варислар бар), хәтта район үзәгендә дә ачмыйча, нәкъ менә туган авылында ачкан. Шулай итеп, үзе китеп барса да, ике республика арасында үз күперен ныгытып киткән. Авылдашларын яңа клублы һәм бай китапханәле итеп, бүләк ясап киткән.

Роберт Миңнуллинның әдәби музее Шәммәт авылы клубында урнашкан. Әлеге клуб бинасы элек мәктәп булган һәм Роберт абый балачагында үзе дә монда укыган. Әйе, ни кызганыч, хәзер авылда мәктәп юк — Шәммәт авылы балалары Аккүз гомумбелем бирү мәктәбенә укырга йөри. Шуңа музей да «Мәктәпне саклар» дигән хыялларсыз гына эшләнгән. Әмма ул барыбер эшләнгән. Авыл халкы китапханә юлын такырайтып бетерер дигән өмет булганмы-юкмы, әмма Роберт Миңнуллин гомеренең соңгы елларында туган авылына китап арты китап кайтарган. Авылга гына түгел, район үзәгенә дә меңәрләгән китап кайтарган.

Ким Миңнуллин: «Абый бөтенесен үзе күреп-белеп китте. Музей булдыру эшенә Роберт абый исән чагында ук гаилә белән тотындык, бертуганнар үзебез финанслап, музейның да, китапханәнең дә ремонтын үз көчебез белән башкарып чыктык. Музейның барлык мәйданы 75 кв.м. тирәсе, без аны, өч бүлмәне кушып, бербөтен итеп ясадык. Мебель дә, китаплар да – барысы да үзебезнеке. Клуб ябылгач авылның китапханәсе дә беткән иде – анысын да эшләп чыга алдык. Ремонтланган бүлмәләрне музейлаштырырга Татарстан Республикасы ярдәм итте – музейлаштыру эшләре буенча профессиональ «Сәмруг»оешмасы булышты. Музей проектының авторы – Артур Нәбиуллин. Аннары Башкортстан ягы да кушылып, бина тулысынча ремонтланды – биредә тамаша залы, җыйнак кына сәхнә дә бар. Инде майларда эш бетеп, августларга ачылу вакытлары да билгеләнгәч, бюст кую турында уй туды...»

  • Музей салонын оештыру эшен Татарстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров йөкләмәсе буенча, Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды финанслаган һәм кураторлык иткән.

Ачылу тантанасына өч ай чамасы вакыт калгач, Ким Миңнуллин бюст булдыру мәшәкатенә тотына: район администрациясенә шалтыратып, клуб алдына бюст кую өчен рөхсәт сорый, Марат Әхмәтов белән киңәшеп, Татарстан Рәисе ярдәме белән бюст кую мөмкинлеге туа. Шулай итеп, Роберт Миңнуллин яшәгән йортка истәлек тактасы ясаган рәссам Тимофей Тюрин бюст ясау эшенә керешә. Иртәгә музей ачыла дигән көндә, дөресрәге, төндә, бюст китереп урнаштырыла һәм ачылышка чистартылып кунакларны каршы ала.

Ким Миңнуллин: «Эшне башлаганга биш ел дигәндә менә шушыңа ирешелде — күңел тынычлыгы бар. Әмма проблемалар да бар әле – әйтик, хәзерге вакытта музей ниндидер формада рәсмиләштерелмәгән, музей белән эшләү өчен кеше юк, аның штаты да юк. Бу мәсьәлә әле ачык тора. Музейда эшли торган кеше булса, без – Роберт абыйның туганнары — алга таба ярдәм итә алабыз. Әйтик, музейның электрон сайтын булдырасы иде, аның аша күрше-тирә районнар, мәктәпләр белән элемтәгә кереп булыр иде. Башкалар да килеп үрнәк алыр — язучы иҗатын менә ничек мәңгеләштереп булганын күрерләр иде. Шушыларны эшлисе бар».

Хәзерге вакытта клубны, китапханәне һәм музейны үзенә сыендырган бинада тагын ике бүлмә бушаган, чөнки биредә урнашкан медпункт махсус салынган аерым бинага күченгән. Ким Мөгаллимович һәм аның туганнары монда авыл җирендә табылган һәм сакланган тарихи-этнографик экспонатларны куеп, туган якны өйрәнү музее ясап булыр иде, дип хыяллана.

«Бер җаваплы кеше генә кирәк – эшләп булыр иде. Роберт абыйның дистәләгән картинасы бар – алардан күргәзмә эшләп була. Музей кешеләрнең монда килгәнен генә көтмичә, күчмә чаралар да уздыра алыр иде. Күргәзмәләр оештырып, рәссамнар белән очрашулар, осталык дәресләре ясап булыр иде. Башка язучылар белән иҗатташ дуслыгы юнәлешен карап, мәсәлән, шушы тирәдәге авылларда туып үскән иҗади шәхесләр Хәсән Сарьян, Әхсән Баян, Илгиз Закиров турында мәгълүмат биреп, аларның иҗади багланышлары турында сөйләп булыр иде», дип дәвам итә ул.

Музей буйлап сокланып йөрдем. Ул чыннан да профессиональ эшләнгән. Язучының музее шундый булырга тиеш дигән стандартлар кирәк булса, ул якынча нәкъ менә шундый була аладыр.

Биредә йомшак кәнәфиләргә утырып, колакчыннар киеп Роберт Миңнуллин шигырьләрен һәм аның шигырьләренә язылган җырларны да тыңлап була. Лекцияләр, осталык дәресләре уздыра торган җыйнак кына почмак та бар – барысы да уйланылган. Иң мөһиме – кешесе кирәк. Шушы музейда яратып эшләүче хезмәткәр булса, килүчесе дә булыр иде.

Әлегә музей ачкычлары шушы клуб мөдире Раушания Әхмәтьянова кулында – килүчеләрне елмаеп ул каршы ала.

Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллинга багышланган шигырь-җыр кичәләрен һәр җәй саен үткәрү турында хыяллана, ниндидер рәсми юбилей кичәсе генә түгел, халыкның бәгыренә үтеп кергән җырлар-шигырьләр яңгыраган җылы, ихлас кичә булырга тиеш ул.

Шәммәт урамы буйлап китәбез. Роберт Миңнуллинның балачагы узган йорт урынында «Миңнуллиннар нигезе» дип язылган тимер беседка ясап куелган. Беседка «маңгаена» «Мөгаллим, Гөлҗәүһәр, Роберт, Фән, Рим, Ким, Люция» дип әти-әнисе һәм бертуганнарның исеме язылган. Авылның иске зираты урынына да истәлек билгесе куелган һәм «Менә шушында күмелгән әби-бабаларыбыз. Шуны белеп үссен иде нәни балаларыбыз», дип язылган. Роберт Миңнуллинның «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җыры һәм башка шигырьләре аша мәңгеләшкән Сөн матур гына агып ята. Авыл гөрләп торганда да аккан, бүген сирәкләнеп калганда да ага.