«Гаиләдәге татулыкның төп сере — тормыш иптәшеңне тыңлый һәм аңлый белүдә», — ди алар.
Парлап гомер иткәндә матур һәм бердәм булып яшәүнең төп тоткасы — ул бер-береңә булган хөрмәт һәм үзвакытында сабыр итә белү. Бу инде буыннан-буынга күзәтелеп, әби-бабаларыбыз тарафыннан расланган фикер.
Кукмараның Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Наталья һәм Фоат Гусамовлар да: «Гаиләдәге татулыкның төп сере — тормыш иптәшеңне тыңлый һәм аңлый белүдә», — диләр.
Моннан нәкъ 45 ел элек башланган гаилә тарихының беренче адымы бары тик ике көнгә сыйган. Наташасын, беренче күрүдә күңел түренә кереп утырды дип, Фоат абый һич икеләнмичә әйтә ала, чөнки кичтән тулай торакта очрашып-сөйләшеп, Яңа елны каршы алуга, икенче көнне үк рус милләтеннән булган кызга тәкъдим ясый ул. Юк, аз гына искәрмә: Наталья Лунева берникадәр алдан Фоатның апасының тумбочкасында аның фоторәсемен күреп, үзенең яраткан артисты Михаил Боярскийныкы дип уйлый. Энесе икәнлегенә ышанмый да әле. Ә инде тәкъдим ясалгач: «Син бергә яши алырбыз дип уйлыйсыңмы?» — дигән сорауны бирә.
— «Ә ни өчен юк? Мин тырышачакмын, сүз бирәм», — дип әйттем шул чакта, — ди Фоат абый.
«Әйе, сүзендә торды. Шулай булмаса, акыллы кызлар үстереп, аларның тормышларына канәгать булып яшәмәс идек», — ди Наталья апа да.
Ул үзе Курск якларыннан. Шундагы медицина институтының фармацевтика факультетын тәмамлагач, 24 яшьлек провизор, юллама белән Кукмарага килеп төшә. 1979 елның көзе үзенең резин итеккә ябышкан кызыл туфраклы пычрагы, 30нчы номерлы үзәк даруханәгә Воронеж, Пермь якларыннан килгән үзе кебек яшь белгечләре белән исендә кала. Аны районыбызда өлкән һәм урта буын арасында танып белмәүче сирәктер: биредә провизор-технолог, директор урынбасары булып эшләп, үз хезмәтен чын күңеленнән яратып башкарып, 37 елдан соң лаеклы ялга чыга Наталья Гусамова. Аннан соң да өч ел шәхси даруханәдә эшли әле.
Ә инде Татар Толлысы авылы егете Фоаты, карап торышка усал тоелса да, кече күңелле, бала җанлы, бик күңелле әңгәмәдәш ул. Можгадагы медицина көллиятендә укып, Ядегәр участок дәваханәсендә эшләп ала, армиядә дә медицина белгече буларак хезмәт итә Фоат абый. Һөнәрен үзгәртеп, 17 ел тимер юл милициясендә эшли. Лаеклы ялга чыккач, массаж ясау күнекмәләрен яңартып, үзәк дәваханәдә кабул итә, авылларга чыгып эшли.
«Наташаның да, минем әти-әни дә кушылуыбызга һич каршы килмәделәр, — ди Фоат абый. — Безнең нәселдә чуваш, башкорт, немец милләте вәкилләре, керәшен кардәшләребез бар. Әтигә дә: «Улың рус кызын алган икән», — диючеләр булган. Исе китмәгән аның: «Безнең өчен барыбер, без үлгәч, нәкъ менә шул рус кызы соңгы юлга озатыр әле», — дигән. Сүзе рас килде әтинең: әни өч ел дәвамында берникадәр үз акылын югалтып авырды. Аны Наташа белән бергә тәрбияләдек».
«Фоат та бик гаилә җанлы кеше, нинди генә эш булса да, без аны бергәләп башкарабыз. Ул — минем өчен зур терәк. Үзе дә медицина һөнәрен сайлаганга күрә, хезмәтемнең авырлыгын аңлады, бу темага сөйләшер сүзләребез дә күп булды, — ди Наталья ханым. — Аңа шулкадәр ышана идём, кызларны алып кайткач та, аларны Фоат юындырды, мин су гына салып тордым».
Районыбыз үзенең күпмилләтле булуы һәм үзара дус яшәвебез белән дә данлыклы. Гусамовлар да катнаш гаиләләр исәбенә керә. Фоат абый һәм Наташа апаның гаиләсе — ике милләт вәкиленең бергә дус һәм тату яшәүнең үрнәк бер мисалы.
«Гаиләбездә ике диннең дә бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Мөселман динендәгесе күбрәктер әле. Чөнки мин кайберләрен онытып та куям. Тимер юл милициясендә эшләгәндә Фоат Нократ Аланындагы рус апаларыннан ишетеп кайтып әйтә иде. Әле Фоатны да: „Ник мәчеткә йөрмисең, намаз укымыйсың?“ — дип ачулана идём, — ди Наталья апа. — Ә мин күңел кушканда һәм бәйрәмнәрдә Кукмарадагы Пётр һәм Павел чиркәвенә барам».
...Кичке намаз вакыты якынлашты. Кулына түбәтәен тотып ястү намазына ашыккан Фоат абый:
«Коръәндә шундый хәдис китерелә: башка дин әһелләренең сезнең динегезгә карата дөрес фикердә, мөгамәләдә булуын теләсәгез, аларның динен сүкмәгез. Без үскәндә заманасы шундый — дингә тискәре караш, коммунистик идеология иде. Әмма ничек кенә, нинди генә дин булса да, аларның төп кануны — милләтара тынычлык, тормышны аек акыл белән үткәрү, кешеләргә карата миһербанлы һәм шәфкатьле булу. Һәм без Наташам белән бу кагыйдәләрне саклап яшәргә омтылабыз», — дип саубуллашты.










