Пятница, 17 июля 2026 09:53

Артист Раил Рамазанов: «Резидә апа Шәрәфиева үләр алдыннан төшемә керде»

Артист Раил Рамазанов: «Резидә апа Шәрәфиева үләр алдыннан төшемә керде»

«Без аның соңгы сулышына кадәр аналы-уллы, апалы-энеле кебек яшәдек», — ди ул.

Узган елның 19 июлендә татар дөньясына кайгылы хәбәр таралды: Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат булды. Бу хәл белән әле дә килешеп булмый. Җырчының исеме телләребездән төшми, җырлары колакларыбызда яңгырап тора. Резидәбезнең вафат булуына 1 ел тулган көннәрдә аның якын дусты, концертларының режиссёры булган, бүгенге көндә иҗатын халык күңелендә калдырырга тырышып күп эшләр башкаручы артист, режиссёр Раил Рамазанов белән әңгәмә кордык.

– Раил, сез Резидә белән чын дуслар идегез. Бу хезмәттәшлек кайчан башланды?

– Чыннан да, безнең хәтта серләребез дә уртак иде. Ул миңа әнием, апам кебек кадерле булды. Үзе дә миңа: «Син энем кебек якын», – дия иде. Без аның соңгы сулышына кадәр аналы-уллы, апалы-энеле кебек яшәдек. Аның белән күптәннән таныш. Мин эстрадада алып баручы булгач, бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә очраша идек. Чын дуслык исә «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруын төшергәч башланды. Иҗади командабыз белән Рәйхана апа белән икесен төшерергә килдек. Шунда аның олы җанлы, ихлас, гади икәнен аңлап калдым. Тора-бара безнең арада тыгыз элемтәләр урнашты. Ул миннән социаль челтәрләрне алып баруда киңәш сорады. Аннары мин аның «страничкасын» үзем алып бара башладым. Ул минем гаиләмне хөрмәт итте. «Мин сезгә кунакка киләм әле», – дип кереп чыга иде. Хатыным аш-суга оста, бәлеш яисә башка тәмле ризык пешерсә, гел чакыра идек. «15 минутка гына киләм», – дия иде дә, аннары: «Рәхәтләнеп утырам әле», – дип, иң соңыннан гына кайтып китә иде. Балаларымны да бик яратты ул. Ике кызым да аны үз итте. Резидә апа: «Кызкайлар» (шулай эндәшә иде) нишли?» – дип, гел хәлләрен сорашып торды. Олы кызымның балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсенә күлмәк алды. «Мин дизайнер, стилист, аңа менә шундый күлмәк күрәм», – дип, үзе алып китереп бирде. Дилбәр апаның (җырчының бертуган сеңелесе) кызы Виктория кызыбызга макияж ясады. Алар чыгарылыш кичәсендә кызым белән «Сабый чак» җырын дуэт итеп башкардылар. Бик күңелле булган иде...

Дөресен генә әйткәндә, Резидә апаны уйламаган көнебез юк безнең. Гаиләбез белән юксынабыз. Минем бит әтием дә, әнием дә юк. Резидә апа мәңгелеккә киткәч, кабат якыннарымны югалткан кичерешләрне татыдым. Ул мине, гаиләмне ата-аналарча яратты, кайгыртты. «Раилкаем, син бит изге күңелле кеше. Үзең әйбәт булганга, сиңа кешеләр булыша», – дия иде.

Мин якыннарыма да сөйләмәгән серемне аның белән уртаклаша идём. Соңгы вакытларында язып кына аралашты. Мин аның хәбәрләрен әле дә телефонымда саклыйм.

Тормышта төрле хәлләр була бит. Бер авыр вакытымда аның белән сөйләшкәч, ул миңа: «Раилкаем, син зарланма, шөкер итеп яшә! Эшең, гаиләң, балаларың бар, Аллаһка шөкер. Сәламәтлегең бар, эшлисең... Мин менә рәхәтләнеп сәхнәгә чыгып җырлар идём, ләкин булмый, зарланма. Тешең булганда тешлә, эшең булганда эшлә», – диде. Шул сүзләрен гел истә тотам.

– Син аның авыраганын белә идеңме?

– Әйе, тик төпченеп сорамадым, ул үзе әйтте. Башта ул чиренең җитдилеген белмәде. Аннары миңа сөйләде. Мин исә аңа гел: «Резидә апа, Аллаһ боерса, синең барсы да яхшы булачак. Әле яшибез, эшлибез», – дия идём. Ул үзе: «Раилкаем, бу кешегә чыкмасын, безнең арада гына калсын», – диде. Мин аның белән сөйләшкән сүзләрне беркемгә дә белгертмәдем, хәтта аның белән төшкән фотоларны да беркая да куймый идём. Гомумән, аның авыртуы турында сөйлисем дә, искә төшерәсем дә килми. Ул үзе дә моны теләмәде. Без чын мәгънәсендә туганнарча яшәдек.

Ул энесенең үлемен бик авыр кичерде. Туганнары, әнисе, дуслары өчен җан атып гомер итте. Аның хәтта дошманнары да булмады. Аларга да бәхет тели торган кеше иде ул. Гайбәт сөйләүдән ерак торды, сөйли башласалар, тыңламады. Ул бердәнбер, берәү генә, кабатланмас! Юбилей концертын да шулай дип атадым.

Белгәнегезчә, мин күп кенә артистларга сценарий язам, режиссёр буларак булышам. Ләкин мин әле дә Резидә апа кебек шәхесне очратканым юк. Булмастадыр инде. Ул безнең дуслыгыбыз дәвам итүен сизеп ятадыр. Рухы шат, җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын, борчылып ятмасын.

– Резидә 60 яшьлек юбилеена әзерләнгән иде. Сценарийны бергә төзедегезме?

– Әйе, без аның белән бу чараны бергәләп уйлый башлаган идек. Мин аңа идеяләр әйткән идём. Кайбер тәкъдимнәрне үземә язып куйдым. Авырый башлагач, кайберләрен әйтмәдем дә. Ләкин искә алу концертында планлаштырганнарның барсын да үтәргә булдым. Ясалма интеллектның чыга гына башлаган вакыты иде. Мин аны кулланып, Резидә апаны да концертта «катнаштырдым». Искә алу кичәсе үзеннән-үзе бик җайлы туды. Ул Резидә апага булган яратуым, хөрмәтемдер инде. Казан концертларын үзем генә ерып чыктым. Беренчесенең төп юнәлеше миндә булды, оештыру эшләрен «Чулпан» мәдәният үзәге башкарды. Ә филармониядә оештыру эшләрен башыннан ахырына кадәр үзем башкардым. Билетлар сатылып бетте, халык яратты. Әле дә сорыйлар. Резидә апа да күкләрдән күреп торгандыр дип уйлыйм. Беренче концерттан соң җилкәмнән таш төшкән кебек булды. Үземне яңа туган бала шикелле саф, рәхәт хис иттем. Әлбәттә, күз яшьләрсез дә булмады. Хәзер уйлагач та атылып чыгалар әле.

– Искә алу концертлары тагын булачакмы?

– Булыр. Без чыгымнардан калган барлык акчаны кызы Зөләйхага, гаиләсенә тапшырдык.

– Син Резидәнең җырларын туплап, флешкалар да чыгардың. Киләчәктә бөек җырчының исемен мәңгеләштерү буенча ниләр эшләнәчәк?

– Әйе, флешкалар кимеде. Тагын чыгарырга җыенам. Туганнары, дуслары ярдәмендә китап чыгарырга да ниятлим. Мин теләкләремне аның гаиләсенә, туганнарына әйттем. Алар хупладылар. Аллаһы боерса, бергәләп эшләрбез. Кайберләре, бәлкем, быел да тормышка ашар.

– Туганнары белән әле дә җылы мөнәсәбәтләрдәме? Зөләйханың хәле ничек?

– Рәйхана апа, Дилбәр апа белән даими аралашып торабыз. Зөләйханың хәлен күпчелек алардан беләм. Очрашканда аның белән дә сөйләшәбез. Зөләйха әнисез тормышка ияләшеп килә. Билгеле, аңа бик авыр. Үзем дә студент вакытымда әниемне югалттым. Ул вакытта аның никадәр авырлыгын аңлап та бетермисең. Әни ул берәү генә, аны сайлап алып та, икенчесен китереп бирсәләр дә, кабул итеп булмый. Зөләйха өчен әбисе Рәйхана, Дилбәр апа, туганнары иң якыннар. Әтисе көч биреп торучы. Укуын тәмамлап, насыйп ярын табып, бәхетле яшәргә, алга таба да аралашып яшәргә насыйп булсын.

– Искә алу концертында Резидәнең җырларын җырчыларга туры килерлек итеп биргәнсез...

– Резидә апаның җырлары бик күп. Аларның һәрберсе мәгънәле, затлы, йөрәккә үтеп керә. Аңа көн саен җырлар җибәрәләр иде. Ләкин ул тиз генә алмады. Аңа җырның һәр элементы төгәл, зәвыклы итеп уйланылган булуы кирәк иде. Ул: «Җыр – җырчының күңел көзгесе», – дия иде. Фирзәр Мортазинның аерылышу турындагы бер җырын озак кына башкармый торды. Аннары күңеле аша чыгарып, үзенчә җырлады. Нәтиҗәдә, ул җыры да тамашачы мәхәббәтен яулады. Искә алу концертына җырлар сайлаганда менә шуларның барсын да уйлап эшләдек.

Раяз Фасыйхов: «Резидә апа төшемә керде. Мин «Нигә дип сорама» җырын башкарам», – диде. Җырлаттык. Артистларга җырларның исемлеген җибәрдем. Киңәшләшеп сайладык... Соңыннан «Сайлау уңышлы булган», – диючеләр күп булды.

Кызганыч, без моны җырчылар исән вакытта исәпкә алмыйбыз. Үлгәч кенә җырларын тыңлыйбыз, видеоларын карыйбыз, соцчелтәрләренә язылабыз. Резидә апа үлгәч тә шулай булды. «Аны бик хөрмәт итә идём. Исән вакытында концертына бармадым. Бакыйлыкка киткәч, хөрмәтем артты. Соцчелтәрләренә язылдым. Ул искиткеч шәхес, талант, психолог, шигырь сөйләүче булган», – дип язучылар булды. Аның бөеклеген үлгәч кенә аңладылар. Артистның кадерен җырлаган чакта белергә кирәк.

– Син Резидәне кайсы сыйфатлары өчен хөрмәт иттең?

– Мин ихлас, кешелекле кешеләрне яратам. Резидә апа шундый иде. Мин яшьтән аның иҗатына гашыйк. Театр училищесында укыганда, Резидә апа булып җырлап, аңа пародия күрсәтә идём. Миңа аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, затлы киенүе үрнәк. Тембры кабатланмас. Ягымлы, кешелекле булуын яраттым. Аллаһ боерса, иҗатын яшәтербез.

– 19 июльдә Резидәнең үлеме турындагы хәбәрне кем җиткерде?

– Сеңелесенең кызы. Бик авыр кичердем. Бу вакытта юбилейда эшли идём. Үләр алдыннан миңа төш керде: имеш, Резидә апа өендә авып китә. Без энесе белән аны тотып алдык та, зур бүлмәгә чыгарып салдык. Янында матур күлмәктән, яулыгын бәйләп, әнисе утыра...

Эшемне тәмамлагач, өйләренә киттем. Резидә апам төштәгечә шул урында ята иде. Баш очында әнисе утыра, бер ягында энесе Илдар…

– Синең иҗатыңны ничек бәяләде?

– Яратты. Әби булып уйнавымны үз итте. «Икеләнмә, ялакуланма, син талант», – диде. Сценарийларымны да югары бәяләде. Айгөл Бариеваның юбилеена сценарий язган идём, башта Резидә апага җибәрдем. «Бу искиткеч, круто», – диде. Минем Раилкаем дип гел мактады, уңышларыма сөенде, рәхмәтле булды. Мин хәзер дә шуны тоеп яшим. Ул миңа рәхмәт әйтеп елмая кебек.

Фотолар Раил Рамазановның шәхси архивыннан