Суббота, 09 мая 2026 12:11

Әнвәр Нургалиев: «9 май - гаиләбез өчен зур кайгы көне»

Әнвәр Нургалиев: «9 май — гаиләбез өчен зур кайгы көне»

Бу көнне Нургалиевлар гаиләсе кадерле кешесен югалтты.

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсенә 3 ел элек шул көнне авыр кайгы килде. Аның Рәйсә апасының бердәнбер кызы, блогер Дина Сәфәрова юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды.

Аның өч баласы әнисез, әти-әнисе баласыз калды.

Рәйсә ханым оныкларын үзе тәрбияли. Җырчы туганы гаиләсе белән аңа даими ярдәм итә.

Бераз вакыттан соң Рәйсә ханымның ире дә вафат булды.

Әнвәр Нургалиев гаиләсенә авыр кайгы китергән көн турында социаль челтәрләрендә тетрәндергеч пост язды.

"Минем өчен дә, барлык Россия халкы кебек үк Җиңү көне иң кадерле һәм иң изге бәйрәм, шулай булып калачак тыныч күк йөзе бүләк иткән, гомерларен кызганмаган бабаларыбызга карата хөрмәт һәм хәтер көне.

Ләкин 2023 елда 9 май безнең гаилә, туганнар һәм

язылучыларыбыз өчен зур кайгы белән истә калды.

Шул көнне коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә кадерле

Дианыбызны югалттык. Бу хәсрәт еллар үткән саен

тагын да авыррак сизелә. Аның елмаюы, жылысы,

якты күңеле безгә бик житми...

Бүген күңелләрдә — Бөек Җиңү батырларының якты

истәлеге дә, Диананабызның якты рухы да.

Урыны җәннәттә булсын. Якыннарын югалткан һәркемгә сабырлык, күңел ныклыгы телим", — диде ул.

Фото видеодан скриншот