Среда, 08 июля 2026 05:36

Башкаланың яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар узачак

Казанда бу атнада да яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар оештырыла.

Шәһәр халкын һәм кунакларын күкрәк билгеләренә бизәк төшерергә, күбәләк ясарга, гитарага ияреп җырларга, йога белән шөгыльләнергә һәм башка бик күп остаханәләргә чакыралар, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә.

Бүген, 8 июльдә, «Романтик» яшүсмерләр клубында (Химиклар ур., 35) 14:00 сәгатьтә күкрәк билгесенә бизәк төшерү буенча мастер-класс узачак. 15:00 сәгатьтә «Алтын кул» яшүсмерләр клубында (Гарифьянов ур., 34) күбәләк ясарга була. Катнашу өчен +7(927)036-66-96 телефоны буенча теркәлергә кирәк. «Импульс» яшьләр клубына (Айрат Арсланов ур., 11) 16:30 сәгатьтә гитарага ияреп җырлар башкарырга гаилә кичәсенә чакыралар. 18:00 дә «Лазер» клубында (3-я Кленовая ур., 23А) йога белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 июльдә, 13:00 сәгатьтә «Яратам» яшүсмерләр клубында (Короленко ур., 11а) асфальтта рәсем ясау бәйгесе үткәреләчәк. 16:00 да шәһәрлеләрне «Остаз» клубында (Химиклар ур., 19) көтеп калалар, анда теләүчеләр үз куллары белән шоппер (букча) тегәчәк.

Шимбә көнне, 11 июльдә, 15:00 сәгатьтә «Лазер» яшүсмерләр клубында (3 нче Кленовая ур., 23А) өстәл теннисы буенча парлы турнир узачак.

«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми порталы бар. Анда шәһәрнең барлык клублары турында белешмә һәм аларда оештырыла торган чаралар турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.