Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты «XXI гасырда Габдулла Тукай мирасы: өйрәнү һәм популярлаштыру» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрде һәм аның кысаларында Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлык әсәрләр җыентыгын тәкъдим итте.
Иң элек әлеге чараның нәкъ менә Казан Кремлендәге «Манеж»да узуы кызыклы, чөнки нәкъ менә бу мәйданчыкны «Мирасханә» колачлап алыр кебек иде.
Моннан өч ел элек – 2023 елның 26 апрельдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр Академиясенеж Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә экскурсиядә булып, «Манеж» күргәзмә залында татар фәнни, педагогик һәм иҗади интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты. Ә инде бер елдан — 2024 ел башында ТР Туризм буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында – Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, ә ТР Мәдәният министрылыгының коллегия утырышында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов Казанда Археология музеен ачу һәм «Мирасханә» үзәгендә кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясен булдыру мәсьәләләрен күтәрде.
Мәдәният министрлыгының ул утырышында матбугат вәкиле буларак катнашкан идём. «Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» үзәге базасында кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясе һәм татар язма мирасына багышланган даими күргәзмә булдыру проекты да актуаль. Милли китапханәдә ачылган «Европа һәм Көнчыгыш цивилизациясенең язмачылык тарихы» күргәзмәсе дә шуны дәлилли. Күргәзмәнең әһәмиятле миссиясе шәрык язма культурасы контекстында татарларның бай язма мирасын һәм дөнья масштабында Россия халыкларының язма традицияләрен күрсәтү иде. Биредә ИЯЛИнең «Мирасханә» үзәге базасында кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясе һәм татар язма мирасына багышланган даими күргәзмә булдыру актуальлеге күренә. Фәннәр академиясе тиз арада бу проект буенча үз күзаллауларын әзерләп тапшырачак», дип сөйләгән иде Айнур Тимерханов.
«XXI гасырда Габдулла Тукай мирасы: өйрәнү һәм популярлаштыру» дип аталган түгәрәк өстәл утырышын яктырту өчен «Манеж»га килгәч тә Айнур әфәндедән шул хакта сорадым. «Без бу мәсьәләгә төрлечә якын килеп карадык, төп максат – «Мирасханә»дә сакланган әдәби һәм рухи мирасыбызны киңрәк планда киң җәмәгатьчелеккә чыгару, аның белән таныштыру. Без кулъязма мираска бәйле музей проектын да караган идек. Шушы юнәлештә алга таба баруның бер чагылышы буларак, «Мирасханә» дип аталган фәнни-агарту проектын башлап җибәрдек. Шундый чаралар үткәрә-үткәрә алга таба төп максатыбызга – ул музей форматы буламы, яки популяр форматта төрле чаралар үткәреп, балаларны, студентларны чакырып, киң җәмәгатьчелекне һәрдаим җыеп үзебезнең проектлар белән таныштыру форматы буламы – яңадан килеп чыгарбыз дип уйлыйм.
Без Казан Кремле музей-тыюлыгы белән берлектә эшлибез, аларның үз эш планнары бар, без дә үз чараларыбыз белән килеп керәбез – бергә үрелдереп алып барачакбыз. Мондый чара үзен аклый дип саныйбыз. Шушы мәйданчыкны музей-тыюлыгы белән берлектә татар халкының мәдәниятен нәтиҗәле итеп күрсәтү мәсьәләсе алдыбызда тора», – диде ул.
Төп темабыз, әлбәттә, Тукай иде
Айнур Тимерханов: «Габдулла Тукайның әдәби мирасы инде күптәннән әдәбият чикләрен узып, дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштерү, халыклар арасында дуслыкны ныгытуның рухи бер нигезенә әйләнде. Тукай иҗатына без бүген берникадәр яңарак ноктадан да якын килеп карыйбыз, ул да булса бүгенге көндә дәүләт сәясәте һәм җәмгыять тормышында Тукайның иҗаты аша үзебезнең тарихи хәтерне мәңгеләштерү мәсьәләсе. Ягъни Тукайның исеме инде татар халкының символына әйләнде, татар халкының милли-мәдәни кодын формалаштыру һәм ныгыту инструментына әйләнде. Бу юнәлештә дәүләт һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан күп эшләнә.
Ә безнең бүгенге чара яңа бер проект – «Мирасханә» дип аталган фәнни-агарту проекты кысаларында үтә. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының Язма мирас үзәгендә 50 меңнән артык берәмлек саклана, алар арасында 8 меңнән артык кулъязмалар, гарәп графикасында, иске татар имлясында, фарсы телендәге сирәк китаплар саклана. Шушы чыганакларны институт галимнәре өйрәнә һәм фәнни әйләнешкә кертә тора. Безгә башкарган хезмәтләрне популярлаштыру, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү җитеп бетми. Бу проектны да без шушы максаттан ачып җибәрдек һәм алар ай саен булып торачак. Без киң җәмәгатьчелекне чакырабыз – күрегез, белегез!»
«Манеж» диварларында Тукайның фоторәсемнәре (зурайтылган күчермәсе һәм ясалма зиһен ярдәмендә «яңартылганы»), ә витриналарда шул фотоларның төп нөсхәләре. Ян-якларга Тукай эзләреннән экспедициягә чыккан рәссамнарның кайбер эшләре куелган. (Әлеге рәсемнәрнең күпчелеге Милли музейда ачылган күргәзмәдә. Авт).
Программа үзе ике өлештән тора. Башта, әлбәттә, ТР Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Илгиз Халиковтан кереш сүз, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерхановтан һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулладан сәламләү сүзе. Ә аннан да алдарак – «Мирасханә» җитәкчесе Илһам Гомәров һәм фәнни хезмәткәре Азат Ахунов, шулай ук, ИЯЛИның сәнгать бүлеге җитәкчесе Рауза Солтанова күргәзмә белән таныштырды. «Риваять» төрки-татар этно-төркеме чыгышы да булды әле.
Программаның беренче өлешендә «Мирасханә»нең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина «Габдулла Тукай шигърияте: XXI гасырдан караш», әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева «Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм алда торган бурычлар», Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхфәтова «Тукайның тормышын һәм иҗатын популярлаштыруда яңа алымнар» дип исемләнгән докладлар укыды.
Ниһаять, Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде. Җыентык белән Институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин, Институтның фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов таныштырды. КФУпрофессоры Фоат Галимуллин фәнни хезмәтне югары бәяләде.
Ркаил Зәйдулла: «Рус телендә 6 томлык чыгу әдәби тормышыбызда бик зур вакыйга дип саныйм. Язучылар берлеге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлек итәбез. Бу алты томлыкта безнең дә өлешебез булуы минем өчен зур горурлык – без «Казанский альманах»та Тукайның моңарчы рус телендә дөнья күрмәгән шигырьләрен һәм прозасын тәрҗемә итү өчен конкурс игълан иткән идек. Безнең Казанда тәрҗемә мәктәбе бар.
Тәрҗемә эше Тукай иҗатын башка халыкларга җиткерүдә зур роль уйный – рус теле аша башка халыкларга да барып җитә. Биобиблиографик белешмәлектән карадым – Тукайның тәрҗемәләре дөньяда киң таралган телләргә, мәсәлән, кытай, япон телләрендә юк кимәлдә икән. Соңгы берничә дистә ел эчендә хәтта безнең төрки туганнарыбызда да китап буларак чыкмаган. Үзгәртеп кору елларыннан соң безнең мәдәни элемтәләр өзелеп торды, бу алты томлык –шушы эшне терелтеп җибәрү өчен стимул. Башка телләргә тәрҗемә итүне дә хәлдән килгән кадәр башкарырга кирәк. Институт белән тагын башка эшләребез дә бар – без идея бирәбез һәм финанслар табарга тырышабыз, ә сез фәнни дәрәҗәдә эшли аласыз. Тукайның иң күренекле 30 шигыре Татарстанда яшәүче башка халыклар телләренә – чуваш, мордва (эрьзя һәм мукшы), мари (тау һәм үзән марилары), удмурт телләренә тәрҗемә ителде. Рәхмәт Марат Әхмәтовка – ул да идеяне хуплады, аның акчасы килгән, эшне дәвам итегез! Институт белән уртак эшебез буларак, татар шигърияте антологиясенең ике томы чыкты. Китап өч томда татар телендә һәм бер томда рус телендә дөнья күрәчәк. Бу инде Тукай мәктәбен үткән шагыйрьләрне дөньяга күрсәтүдә зур адым булачак. Бергә-бергә эшлик».
Сүз уңаеннан, быел дөнья күрә башлаган «Позия антологиясе» идеясе дә беренче мәртәбә 2023 елда Татарстан Рәисенең «Мирасханә»дә татар интеллигенциясе белән очрашуында яңгыравы турында мәгълүмат бар. Өч ел эчендә ул тормышка да ашкан – афәрин!
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин: «Оешканнан бирле Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан китап нәшрияты җитәкләшеп, аңлашып эшлиләр. ХХ гасыр уртасыннан бүгенгә кадәр карасак, иң саллы китапларның күбесе – ике оешманың уртак хезмәте. Хезмәттәшлекнең иң күркәм нәтиҗәсе – әлбәттә, Тукай иҗаты. Быел юбилей алдыннан Татарстан китап нәшрияты 20дән артык исемдә 100 меңнән артык тиражда Тукай китапларын әзерләде. Моңа альбом китабы, җырлары кергән нота дәфтәрләре, шигырьләре һәм башкалар керә.
Бүген тәкъдим ителүече алты томлык бер елда дөнья күрде. Әлбәттә, бу китапны кайдан табып булачак дигән сорау да туачак. Авторлык хокуклары мәсьәләләре дә бар инде анда – чөнки тәрҗемәчеләре күп. Бүген хәл иттек – җыентыкның макетын бушлай карау өчен Институтка тапшырабыз. Димәк, ул Татарстан Фәннәр академиясе сайтында булачак – аны теләгән һәр кеше карый алачак. Берничә китап сатуга да чыкты, калганнары китапханәләргә, уку йортларына, кирәкле урыннарга тапшырылачак».
Алты томлыкның гомуми тиражы – 3300. Һәр китапның тиражы – 550.
Программада билгеләнгән чыгышлар тәмам булгач, «Фикер алышу» өлешенә килеп җиттек. Трибунага «Казанский альманах»ның баш мөхәррире Әхәт Мушинский чыкты да, озаклап тәрҗемә бәйгесе, альманах үзе, анда басылып чыккан материаллар турында, аерым алганда Тукай фоторәсемнәрен өйрәнгән материал турында җентекләп сөйли башлады. Хәтта Ркаил Зәйдулла да туктата алмады каләмдәшен.
Менә сүзне әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова алды. Башта ул Фәннәр академиясен саклап калуы өчен республикабыз җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Аннары томнарның эчтәлегенә кагылышлы ике соравын ишеттерде.
Миләүшә Хабетдинова: «Бу томнарны русчага тәрҗемә иткәндә фәнни коллектив татар вариантының текстологларының фәнни аппараты ни дәрәҗәдә файдаланды? Тукай томнарын һәм Фатих Әмирхан томнарын төзегән коллективка җитди сораулар бирәм. Сез төзегән томнарда Тукай үзе турында: «Балтырын ялаган песи» дип язган булганмы? Мин текстларда мондый әйбер очрамый дим, бәлки ялгышамдыр».
«Балтырын ялаган песи» турында соравының сүз башы, ягъни, аңлатмасы булмады, гәрчә моның яшь буын иҗатчыларга кагылуын чамаласак та. Бу аерым бер зур тема һәм журналистлар аша җәмәгатьчелеккә барып җиткәнче галимнәрнең үзара аңлашып бетүе хәерле булыр иде. Мине иң борчыганы – бер зал галимнең икенче бер галимгә фәнни итеп җавап бирә алмавы. Интернет киңлекләрендә бу темага барган бәхәсләргә Тукай иҗатын һәм тормышын өйрәнүче галимнәребез кушылып, үзләренең саллы фикерен җиткерсәләр начар булмас иде, югыйсә. Марсель Ибраһимов та: «Безнең максат – академик алтытомлыкта нинди текстлар бар – барысы да тәрҗемә рәвешендә бу алтытомлыкка керде. Сез күтәргән сораулар буенча бәлки аерым бер чарада сөйләшербез. Әлеге вакытта шушы җавап белән чикләнсәк...», – дигән җавап белән чикләнде… Башкалар дәшмәде... Кызганыч...
Дискуссияне тәмам итеп «Туган тел»не җырладык.











