Киров өлкәсе башлыгы Александр Соколов Түбән Камага һөҗүм сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кайгысын уртаклашкан.
Бу хакта gtrk-vyatka.ru хәбәр итә.
"Сезнең, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең, дошман һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Дошман һөҗүменә дучар булган Киров өлкәсе якын кешеләрен югалтуның бөтен авыртуын һәм ачысын аңлый. Сезнең белән бергә кайгырабыз. Сезгә көч һәм ныклык, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим", — дигән Соколов.








