«Казанның Мактаулы гражданины» исеме ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Россиянең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга биреләчәк. Бу хактагы инициатива белән бүген Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасы утырышында чыгыш ясады.
«Икесе дә даими рәвештә югары һөнәри осталык, фикер киңлеге күрсәтәләр һәм иң катлаулы бурычларны нәтиҗәле хәл итеп, илебезнең киләчәген билгеләүче катлаулы социаль-икътисади проектларны тормышка ашыруга зур өлеш кертәләр», – дип билгеләп үтте Метшин.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык депутатлар да ике кандидатураны да бертавыштан хуплады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.











