«Әкият» татар дәүләт курчак театры делегациясе Мәскәүгә «Анам кыры» («Материнское поле») курчак спектаклен «Алтын битлек» илкүләм театр премиясе программасында күрсәтергә китте.
«Бу зур җаваплылык – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган спектаклебез илнең иң зур театраль премиясе өчен көч сынаша», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Спектакльнең режиссёры – Илгиз Зәйниев.
Спектакль Мәскәүнең Губерна театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Спектакльнең техник таләпләренә җавап бирә торган сәхнә буларак шушы театр сайланган.
Спектакль 3 апрельдә 19.00 сәгатьтә күрсәтелә.










