Среда, 25 марта 2026 13:24

Мәгариф министрлыгы мәктәпкә кабул иткәндә баланың гражданлыгы ничек раслануын аңлатты

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап бирде һәм мәктәпкә кабул иткәндә балаларның гражданлыгын раслый торган нинди документлар тапшырылырга тиешлеген аңлатты.

Ведомство матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, РФ Президенты Владимир Путинның 2023 елның 22 ноябрендәге 889нче номерлы «Россия Федерациясе гражданлыгы мәсьәләләре» указы нигезендә, 14 яшькә кадәрге балаларның гражданлыгы өч ысул белән расланырга мөмкин:

- тиешле бүлектә гражданлыгы күрсәтелгән баланың чит ил паспорты белән;

- Россия Федерациясе гражданины — ата-ананың берсенең паспортында 10 биттә («Балалар») бала турында язма белән (баланың фамилиясен, исемен, атасының исемен, туу датасын күрсәтеп һәм тиешле тамга белән);

- Россия Федерациясе гражданлыгын раслау хакында тамга куеп, баланың туу турындагы таныклыгына корешок белән.

Мәгариф оешмаларына кабул итү, үз чиратында, РФ Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458нче боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында искәртүләренчә, «мәгариф оешмалары гражданлык турында вкладыш бирү хакында таләпләр куймый». Мәктәпләр өстәмә таләпләр билгеләми һәм гамәлдәге норматив хокукый актлар кысаларында гына эшли, дип басым ясадылар ведомствода.

Югарыда телгә алынган 458нче боерык нигезендә, баланы мәктәпкә кабул итү турында гариза биргәндә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлардан гына гражданлыкны раслау таләп ителә. Бу категориягә керүче ата-аналар тиешле документларны әлеге боерыкның 26нчы пунктында каралган документлар пакеты составында тапшыра, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.