Эчкечелек – куркыныч чир, замана афәте. Исерткечләр күпме гаиләнең, балаларның тынычлыгын ала, бәхетен-өметен җимерә. Хәмер сөременнән арына алмаган күпме яшьләр җинаять юлына баса. Эчкән килеш руль артына утырган шофёр гаебе белән күпме гомерләр өзелә. Иң кызганычы, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр арасында гүзәл затлар – хатын-кызлар да бар.
Полиция хезмәткәрләре иртә таңнан кәеф-сафа корып куйган хатын-кыз белән очраша. Аның 3 балигъ булмаган баласы бар. Әлегә кадәр әни хокукыннан мәхрүм ителгән. Бер кая да эшләми. Үзенең нинди хәлдә булуын онытып, урамга чыга.
Әлбәттә, җәмәгать урынында йөрү кагыйдәләрен исенә төшерү аңа ошамый. Хокук сакчысы сүзенә ул тупас җавап бирә, әшәке сүзләр әйтә. Батырлык өстәгән эчемлекләр аның усаллыгын арттыра гына бара. Җаваплылыкка тартылу мөмкинлеген искә төшереп, медицина тикшеренүе узарга тәкъдим итү, ханымның ачуын тагын да кабарта. Әлеге кадәр дә административ җаваплылык турында белешмәлекләр тутырылуын, бу юлы тагын җавап бирергә туры киләчәген аңлап алгач, ул инде “көрәш” алымнарын куллана. Полиция хезмәткәренә тибәргә тотына, иңнәрендәге погонын йолкып ала. Күпме генә карышса һәм үз дигәненә ирешү өчен тырышса да, суд каршына баскач, ул гаебен тулысынча таный. Райондашыбыз Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 бүлегенә нигезләнеп гаепләнелә.
Әлеге ханыма да үз гамәлләре өчен җавап бирергә туры килде. Һәр ялгышы тормыш мәктәбенең бер дәресе булып, кабат абынмасын иде дә бит...
Вакытлы дип уйлаган мавыгу тормышны кара таплар белән бизи. Аңга килгәндә соң булуы бар. Шешәгә үрелгәнче, азагын уйлау гына бар кешегә дә бирелмәгән.
Гөлнар Ганиева, район прокуроры ярдәмчесе.







