Татарстанда 14 мартта янә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли башлаячак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров шулай дип белдерде. “Авыл хуҗалыгы, халыкны азык-төлек белән тәэмин итеп, социаль вазыйфаны үти. Гадәттәге ярминкәләребез дә моңа ярдәм итә”, – диде ул. Министр билгеләп үткәнчә, узган елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә чама белән 2 миллиард сумлык азык-төлек сатылган.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





