Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Әмма моның үз аңлатмасы булырга мөмкин. Авыл халкының табибларга соңрак та, сирәгрәк тә мөрәҗәгать итүен игътибарга алырга кирәк. Медицина авыл халкына якынайган. 2025 елда хастаханәләрдән ерак урнашкан 216 торак пунктта алдынгы клиникалар белгечләре белән 27 мобиль комплекс эшләгән. Алар халыкка 330 меңнән артык хезмәт күрсәткән.
Участок хастаханәләрендә 30 меңгә якын авыл кешесе планлы стационар дәвалау узган. Фельдшерларның һөнәри компетенцияләрен күтәрү өчен белем бирү программалары да гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте министр. Бүгенгә республикада 300 дән артык фельдшер укытылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.








