Әлеге сорауга Биектау районының «Карадиңгез» мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Вәлиулла җавап бирде.
– Юк. Намазны дәвам итәргә кирәк. Нәфел, ягъни өстәмә намаз булса да, аны укып бетерү – вәҗиб (тиешле). Ә намазны бозу – гөнаһ. Әгәр телефон тавышын сүндерергә кирәк булса, намазны бозмый торган дәрәҗәдә бер-ике хәрәкәт белән генә сүндерү рөхсәт ителә. Әмма сөйләшү, җавап бирү намазны боза. Шуның өчен намазга керешкәнче үк телефонның тавышын булса да сүндереп куярга тырышыгыз.









