Пятница, 24 апреля 2026 06:25

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә

Бүген Татарстанда җылы була, дип көтелә, шулай да һава торышы үзгәрүчән булып кала. Бу хакта ТР Гидрометцентры хәбәр итә.

Күк йөзе аязучан-болытлы булып кала, көндез республикада, шул исәптән Казанда да, яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы +9...+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Секундына 7-12 метр тизлектәге җил фаразлана. Көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитә.