«Түбән Кама Нефтехим» заводындагы янгында зыян күрүчеләрнең хәле турында соңгы мәгълүматлар билгеле булды.
Хәзерге вакыттагы мәгълүматлар буенча, өч кеше (икесе – авыр хәлдә, берсенең хәле уртача) санавиация белән Республика клиник хастаханәсенә китерелгән, алар реанимациядә.
Түбән Камага Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы федераль үзәге медиклары белән МЧС самолёты җибәрелгән булган. Бүген иртән 10 кеше Мәскәү клиникасына китерелгән.
Әлегә Түбән Кама күппрофильле үзәк хастаханәсендә 9 кеше дәвалана. Аларның хәле уртача дип бәяләнә. Зыян күрүчеләрнең калганнары өйләрендә дәвалануга җибәрелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.









