Пятница, 13 марта 2026 17:17

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнашты

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданында XIV Республика ифтары узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озатып йөрде.

Чараны ТР Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» күргәзмә үзәге оештырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ахшам намазында катнаштылар, шуннан соң ифтар узган павильонга юнәлделәр.

Быел республика ифтарына якынча 8 мең кеше җыелды. Алар арасында Татарстанның барлык төбәкләреннән килгән мөселманнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, берничә дәүләтнең илчеләре һәм консуллары, төрле иҗтимагый һәм мәдәни оешмалар вәкилләре бар иде. Ифтарны үткәрүгә 720 волонтёр ярдәм итте.

«Казан Экспо» холлында сәүдә-күргәзмә экспозициясе узды, аның кысаларында күн, тукыма, мех, пух әйберләре, бизәнү әйберләре һ.б. тәкъдим ителде. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе дә оештырылды.