2026 елның март ахырына Татарстанда 816,9 мең баш эре мөгезле мал исәпләнгән, дип яза «Реальное время».
Бу – 2025 елның шул чорына караганда 4,6%ка азрак, диелгән Татарстанстат мәгълүматларында.
Республикада сыерлар саны – 0,3%ка, 311,7 мең башка кадәр, ә сарыклар һәм кәҗәләр – 13,5%ка, 265 мең башка кадәр кимегән.
Шул ук вакытта, хисап чоры нәтиҗәләре буенча, төбәктә кош-корт (+1,8%, 18,9 млн баш) һәм дуңгызлар (+4,3%, 501,4 мең баш) саны арткан.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Чистайда 3,5 миллиард сумга терлекчелек комплексы сатуга куелган. Бу – Татарстандагы «әзер бизнес» категориясендәге иң кыйммәтле тәкъдим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

