Среда, 01 апреля 2026 21:01

«Бердәм Россия»Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк

3 апрельдә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.

Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

Чара ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы кысаларында оештырыла. Республика халкы кызыксындырган сорауларны бирә, белгечләрдән консультацияләр ала, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен яхшырту буенча тәкъдимнәр юллый алачак.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү, капиталь ремонт, гомуми мөлкәтне карап тоту һәм күрсәтелә торган ресурсларның сыйфаты темаларына аерым игътибар биреләчәк.

Телефон номерлары: 8 (843) 590-04-05, МАХ : 8 (987) 205-00-63.

Татар-информ