Среда, 25 марта 2026 17:42

Илфат Гыйльманов: «Һәрбер яңа хезмәткәр мәдәнияткә яңа сулыш алып килә”

Илфат Гыйльманов: «Һәрбер яңа хезмәткәр мәдәнияткә яңа сулыш алып килә”

Район мәдәният үзәге дә мәдәниятнең якты учагы булудан туктамый. Әлбәттә, эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә барышы җитәкчедән тора. Хәзерге вакытта биредә Илфат Гыйльманов директор, Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан аның белән әңгәмә корып алдык

Мәдәният бик тә борынгы тармак ул. Аның җепләре борынгы бабаларыбызның традицияләренә, халык авыз иҗатына барып тоташа һәм һәр буынның мәдәният вәкиле үткәне белән бүгенгесен бәйләп, мәдәниятебезне баету өстендә хезмәт куя. Таланты-сәләте белән һәркем мәдәнияткә төс булырга мөмкин, әмма шул талантны ачарга, үстерергә, яшәтергә, халыкка җиткерер өчен безгә мәдәният хезмәткәрләре кирәк. Мәдәниятебезнең һәрдаим үсештә булуын, халык җәүһәрләрен сәхнәгә чыгарып, тамашачыларны арттыра баруын күрү “мин сәхнәдән ерак” дип әйтүчеләрнең дә күңелләренә илһам орлыклары сала.

Районда, республикада нинди генә бәйрәм булмасын, мөһим чаралар оештырылмасын, һәрбарчасында да мәдәният хезмәткәрләрен күрәсең, я алар җырлый-бии, күргәзмәләр оештыра. Хәтта ки фронтка да алар җиң сызганып ярдәм итә, чәйләр ясый, ашлар тутыра, сеткалар үрә.

Район мәдәният үзәге дә мәдәниятнең якты учагы булудан туктамый. Әлбәттә, эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә барышы җитәкчедән тора. Хәзерге вакытта биредә Илфат Гыйльманов директор, Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан аның белән әңгәмә корып алдык. Эшләре дә әйбәт кенә бара, бәйрәмнәргә дип оештырылган концертларны хәтта икешәр көн куялар, ике көндә дә тамаша залы шыгрым тулы була. Болайрак булса, өчәр көн дә кирәк булмагае әле, чөнки концерттан соң “бик яхшы булды!” дигән тәэсирләр өр-яңа тамашачыга да мәдәният үзәгенә юл ача.

– Сез хезмәткәр булып килгәндә район мәдәнияте ничек иде дә, сез җитәкче булып эшли башлагач ниндигә әверелде? Үзгәрешләр кертә алдыгыз?

– Бу сорауга ничек дип җавап бирим икән инде, минем чагыштыру дөрес булмастыр ул, ни генә булса да, безнең район мәдәниятенең үзенең тоткан урыны, дәрәҗәсе бар, ул бит инде бер-ике ел эчендә генә яуланган дан-шөһрәт түгел, күп еллар биредә эшләгән кешеләрнең тырышлыгы белән ирешелгән үрләр. Элек ничек булган да, хәзер ничек, анысы безнең мәдәният өлкәсе белән танышып барган кешеләргә – тамашачыларга якыннан күренә, бу сорауга җавапны тамашачыга әйтергә җайлырактыр дип уйлыйм. Миңа кадәрге үзгәрешләр һәм мин килгәч күзәтелгән үзгәрешләр шулай ук тамашачыга күбрәк мәгълүм. Шунысын әйтә алам, мәдәнияткә кем генә килсә дә, ул һәрчак үзенчәлекле яңа сулыш алып килә һәм шуның белән халык күңелендә кала.

– Сез – Көшкәтбаш авылы егете. Авыл мәдәнияте сезгә якыннан таныш. Көшкәтбаш үзе үк талантлар ягы. Сезнең талантны туган авылыгызда күрүчеләр, үстерүчеләр булдымы? Һәм хәзер исә үзегез авыл мәдәниятенә нинди карашта? Авылда эшләүче мәдәният хезмәткәренең хәлен аңлыйсызмы?

– Туган авылым белән горурланам, кая барсам да үземне Көшкәтбаш авылы егете дип таныштырам. Талантымны күрмәделәр дип әйтә алмыйм, чөнки сәхнәгә тәүге адымым нәкъ менә мәктәп елларыннан ук, авылда укыганда ук башланды, беренче укытучым Гөлнара Рәхмәтуллинаның “Тау башына салынгандыр безнең авыл”дигән җырны җырлатуы әле дә хәтеремдә. Соңарак татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Нәкыйпова үз кул астына алып, зур сәхнәгә алып чыкты. Аның белән без бик күп шигырьләр, проза әсәрләре ятлап, зур дәрәҗәләргә ирештек, иң зур рәхмәтем аңа. Нәкъ менә ул булган талантны күрде, ачты, күтәрде. Авыл мәдәниятенә килгәндә, хәзер дә клуб мөдире Гүзәлия Хәсәнова белән даими аралашып торабыз, гел ярдәм итәргә тырышам, концертлар куйганда да, кайтам, чыгыш ясыйм. Гомумән, авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре белән бердәмләшеп эшлибез, бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз.

– Үзегез җырлыйсыз, биисез, спектакльләр куясыз, – чын мәдәният кешесе. Җитәкче кеше җитәкчелек кенә итәргә тиештер бит инде ул, дип уйламыйсызмы?

Юк, алай дип уйламыйм, башка өлкәдә бәлки шулайдыр ул, җитәкче кеше җитәкчелек кенә итәдер, ләкин мәдәният өлкәсендә алай түгел, кемне генә алсаң да, ул җырлый да, бии дә, шул ук спектаклендә дә уйный, – бөтен эшне дә үзебез тотып эшлибез дип әйтәсем килә. Җитәкче кеше генә дә түгел, мәдәният өлкәсендәге теләсә нинди эшне башкара ала торган кешеләр эшли мәдәнияттә.

– Ни өчен сез район җирен сайладыгыз? Шәһәрдә калу, үсү мөмкинлекләре дә булгандыр бит?

– Белмим, җитди сәбәпләре юк, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Арча педагогика көллиятен тәмамлауга контракт белән армиягә киттем, авыл, район җирен сагыну бәлки шул вакытта барлыкка килгәндер, кайтуга мәдәният өлкәсендә эш тәкъдим иттеләр, ике дә уйламыйча бирегә эшкә килдем. Һәм инде гаилә корып җибәрдем, Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура бүлегенә читтән торып укырга кердем. Калага китеп эшләп карадым мин, ләкин күңел тартмады, анда каласым килмәде, барыбер кире район җиренә эшкә кайттым.

Дәвамы «Хезмәт» газетасының 11 санында