Россиядә күпфатирлы йортларның подъездларында һәм баскыч мәйданчыкларында калдырылган чүп-чар өчен җаваплылык катгыйландырылды.
Санитария таләпләрен бозган фатир хуҗаларына 15 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.
Белгечләр аңлатуынча, подъездлар, баскыч мәйданчыклары һәм йорт яны территориясе – йортта яшәүчеләрнең уртак милке булып санала. Шуңа күрә бу урыннарда чүп пакетлары калдырып китү йортны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу дип бәяләнә.
Мондый гамәлләр күршеләр өчен уңайсызлык кына тудырып калмый, ә санитария иминлегенә дә куркыныч китерергә мөмкин. Чүп-чар таралуы ис, бөҗәкләр барлыкка килү һәм антисанитариягә китерә ала.
Шуңа күрә белгечләр күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне чүп-чарны билгеләнгән урыннарга гына чыгаруны һәм уртак милеккә сак карашта булуны искәртә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.











